Зәй муниципаль районының агросәнәгать комплексы буенча мәгълүмат

2020 елның 6 мае, чәршәмбе
Район аграрийлары көзге бодайны чүп үләннәренә каршы эшкәртүгә керештеләр. 2020 елның 6 маена язгы чәчү 33 мең га мәйданда башкарылган, ягъни фаразланган мәйданның 73% тан артыгы. Арпа, борчакны орлыкка чәчү төгәлләнде. Шикәр чөгендере - 86%, көнбагыш - 91%, сабан бодае - 70% һәм күпьеллык үләннәр - 60% чәчелгән. Эш барышында коронавирус йогышы барлыкка килүгә һәм таралуга юл куймау буенча профилактика чаралар даими башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International