Зәйнең архив бүлеге хәбәр итә

2020 елның 6 мае, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасында “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” социаль-гуманитар проекты игълан ителде. Шушы проект кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне барлау, саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге дә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, хатын-кыз сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәхси документларын (документаль таныклыклар, кулъязмалар, хатлар, фотоматериаллар) җыю эшен башлады. Хәтерне мәңгеләштерү чарасында зәйлеләр дә актив катнашыр дигән ышаныч зур. Белешмәләр өчен телефон: 7-07-15.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International