Зәйдә "Уйнагыз, гармуннар!"төбәкара фестиваленә йомгак ясалды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган "Уйнагыз гамуннар" төбәкара фестивале узды. Ул 21-30 апрельдә онлайн форматта үтте. Фестивальнең төп максаты - халык музыка иҗатын пропагандалау һәм үстерү, яңа башкаручыларны ачыклау. Фестивальдә 5 регионнан - Мәскәү, Алтай краеннан, Удмуртия Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан (13 шәһәр һәм район) баянчылар һәм гармунчылар катнашты – барлыгы 161 кеше. Һәр катнашучы төрле жанрдагы ике әсәр җибәрде. Видеосюжетны оештыручылар теләге белән @zainskrdk Instagram төркемендә урнаштырдылар. Өстәмә мәгълүмат ВКонтакте «Зәй РДК» социаль төркемендә басылып чыкты. Лайкларны карау нәтиҗәләре буенча иң популяр башкаручылар, фестивальдә катнашучылар билгеләнде. Иң күп тамашачылар симпатиясе җыйдылар: 1 урын-Ринат Зиннәтов -1157 тавыш (Зәй районы, Аксар авылы), Фәнил Сабиров-1147 тавыш (Зәй районы, Югары Шепкә авылы); 2 урын-Дамирә Галиева-961 (Зәй районы, Югары Шепкә авылы), Нәкыйф Исламов-934(Зәй районы, Яңа Лоҗы авылы), Вакыйф Исламов-954(Зәй районы, Яңа Лоҗы авылы); 3 урын-Данил Исламов-829(Әтрәкле авылы, Минзәлә районы). "Яшь гармунчы" номинациясендә:1 урын – Баһаветдинов Радмир (Урыссу эшчеләр бистәсе); 2 урын-Лавров Денис – Зәй районы, Сәвәләй авылы); 3 урын-Хәкимуллин Раил – Зәй районы, Югары Мәлем авылы), Зиннәтов Салават - Зәй районы, Аксар авылы). Шулай ук иң яшь катнашучы – Галиуллин Булат, 7 яшь (Алабуга шәһәре). Һәм иң өлкәне – Сәитов Фаит, 87 яшь (Зәй районы, Әхмәт авылы) билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International