"Ярдәм янәшә"республика хәйрия акциясе үтә

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

3 майдан «Ярдәм янәшә» республика хәйрия акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган 700 дән артык зәйле өчен волонтерлар республикадан килгән азык-төлек җыелмаларын китерә башлады. Элеге категориягә: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган һәм 8 яшьтән зуррак булган балалы гаиләләр, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән баш тарткан гаиләләр, опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар, ата-аналары «үзмәшгуль» яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда  эшләүче шәхси эшмәкәрләрнең  балалар кертелде. Шулай ук бу көннәрдә «Татнефть» компаниясеннән 500 социаль хезмәт алучыга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Беренче булып якташларына район эшмәкәрләре һәм җитәкчеләре – Шалафаев Анатолий Аркадьевич, Таҗиев Айбулат Әкрәм улы, Сергеева Елена Петр кызы, Әхмәтҗанов Риф Газизҗан улы, Миргазов Илдар Әсхәт улы, Рәхимҗанов Руслан Галимхан улы, Галиев Эмиль Эдуард улы, Максимова Алсу Казим кызы хәйрия ярдәме күрсәтте. Сүз дә юк, мондый зур ярдәм һәм игътибар хәзерге вакытта бик мөһим. Хәйрия акцияләрен оештыручылар адресына бик күп рәхмәт сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International