Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Сезне чын күңелемнән 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Яз һәм хезмәт – бу ике төшенчә беркайчан да әһәмиятлелеген югалтмый. Яздан без һәрвакыт уңай үзгәрешләр көтәбез, аның белән киләчәк уңышка өметне бәйлибез, тормышның барлык тармакларында яңарыш, игелекле башлангычларның чынга ашуын телибез. Шул ук вакытта безнең һәркайсыбыз бары тик тырыш хезмәт белән генә якты киләчәкне, һәркемнең иминлеген тәэмин итеп булганны аңлый. Кешенең нинди хезмәтне башкаруы мөһим түгел – ул станок артында хезмәт куямы, икмәк үстерәме, балаларга белем һәм тәрбия бирәме – теләсә кайсы тармакта югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Иң мөһиме – үз һөнәреңне яратып башкару, үз алдыңа югары максатлар куеп, аларга ирешү һәм безнең тормышыбызның һәрвакыт туган районыбыз, республикабыз, илебез язмышы белән тыгыз бәйләнештә булуын онытмау. Зәйлеләр һәркайчан уртак мөһим эш өчен хезмәт куя белделәр һәм һәр кешенең хезмәтенә хөрмәт безнең барлык планнар, уй-ниятләр нигезендә ята. Бүген мин муниципаль район үсешенә һәм аның икътисадын ныгытуга үзенең фидакарь хезмәте белән өлеш кертүче, туган ягыбызны тагын да уңайлырак, матуррак итәргә тырышучы барлык кешегә зур рәхмәт сүзләре белдерәм. Агымдагы елда без Яз һәм хезмәт бәйрәмен үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез. Вакытлыча авырлыклар артта калыр, без барыбыз бергә бу сынауларны да җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Барыгызга да язгы күтәренке кәеф, иминлек, ныклы сәламәтлек, барлык теләк-омтылышларыгызның да тормышка ашуын телим. Май бәйрәме элеккечә хезмәтчәннәрнең бердәмлеген чагылдырсын, ә оптимизм һәм яхшыга ышаныч сезне беркайчан да ташламасын.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз