Икеайлык дәвам итә

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

1 нче апрельдән Чыбыклы авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча икеайлык игълан ителде. Чыбыклы гомуми төп белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре көн саен үзләренең беркетелгән территорияләрен яфраклардан, чүп-чардан чистарталар, агачларны агарталар. Бүген биология укытучысы Шәрәфиева Гүзәлия Вәҗетдин кызы түтәлләр әзерләде һәм ул анда чәчәкләр утыртачак.Территорияләребезне чиста тоту – һәркайсыбызның уртак бурычы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International