Умырзая көне

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Дежур төркем тәрбиячеләре «Умырзая көне – яки Умырзая – яз елмаюы» темасына эшчәнлек үткәрделәр. Балалар умырзая рәсемен ясадылар, беренче чәчәкләр турында әңгәмә тыңладылар, әлеге чәчкәләр турында презентация карадылар. Эшчәнлек вакытында балалар яз фасылының билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, язның беренче чәчәкләре турында яңа белемнәр тупладылар. Өйдә утырган балалар өчен «Умырзаяларны сакла» исеме астында флеш-моб әзерләнде. Сабыйлар актив рәвештә катнашып, үзләренең рәсемнәрен җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International