Балалар бакчасының һәр төкемен бүлмә гөлләре бизи. «Урман әкияте» балалар бакчасының өлкән яштәге балалары үзләренең яшел дусларын бик теләп карыйлар. Алар гөлләрнең җирен йомшарталар, эре үсемлекләрнең яфракларын юалар, аларга су сибәләр. Биредә балалар белән үсемлекләрнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрелә: алар һаваны чистарталар, кислород бүлеп чыгаралар һәм бүлмәгә тагында ямь өстиләр.