"Җир-Ана" көненә багышланган тематик атналык узып та китте. Атна дәвамында «Теремкәй” балалар бакчасы педагоглары тарафыннан онлайн әңгәмәләр оештырылды, аларда балалар дөньяның физик картасы белән таныштылар, шулай ук безнең җир планетасы турында слайдлар карадылар. Ә соңыннан «Җир чәчәкләр! " дигән рәсем һәм аппликация күргәзмәсе узды. Анда 64 бала катнашты.