Санитар-экологик икеайлык

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе
Санитар-экологик айлык буенча эш актив дәвам итә. Мәктәп укучылары бу акциядә, өйдә булсалар да, актив катнашалар. Алар ата-аналар белән бергә йорт яны территорияләрен җыештыралар, авыл хуҗалыгы утыртмаларына җир участокларын, әзерләүдә булышалар, агачлар агарталар, макулатура җыялар. Мәктәп хезмәткәрләре мәктәп территориясендә агачлар агарттылар, «Һәлак булган геройларга» һәйкәлен буядылар, мәктәп яны территориясен чистарттылар. Шулай ук мәктәп хезмәткәрләре көче белән җирлек территориясендә баганалар агартылды һәм урамнар чистартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International