Агымдагы елда яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән «Урман утырту көне» һәм «Урман атнасы – 2020 " массакүләм табигать саклау акцияләре үткәрү турындагы күрсәтмәләр үз көчен югалтты. Күрсәтелгән сәбәпләр аркасында, муниципаль районнарда үсентеләр утырту чарасын барлык чикләүләрне һәм кирәкле саклык чараларын төгәл үтәп, зур булмаган төркем кешеләр белән оештырырга тәкъдим ителде. Шуңа нигезләнеп, 2020 елның 28 апрелендә Зәйдә берничә территориядә: бер үк вакытта күпфатирлы йортлар ишегалларында, Мирный бистәсендә, Зәй-2 яр буенда, Ефимов урамының 1/19 йорты янында барлыгы 200ләп чыршы утыртылды, алар «Зәй урманчылыгы» ДКУ тарафыннан бирелде. Агач утырту санитар-эпидемиологик закон таләпләрен үтәп башкарылды.