«Табигатькә дус бул!» экологик акциясе үтте

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре дежур төркем балалары белән «Табигатькә дус бул!» дигән экологик акция үткәрделәр. Акциянең максаты - балаларда әйләнә-тирәбезнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү һәм аңа сак караш тәрбияләү. Аның кысаларында балалар белән төрле чаралар үткәрелде. «Экология нәрсәгә өйрәтә?» әңгәмәсе барышында тәрбияче балаларга  җир шарындагы барлык тереклекләрне сакларга кирәклеген аңлатты. Әңгәмә ахырында балалар «Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары» дигән фильм карадылар. Шулай ук «Табигатьтә куркынычсызлык әлифбасы» дидактик уены үтте. Уен барышында балалар табигатьтә кешеләр белән була ала торган төрле  хәлләр белән таныштылар. Акциянең нәтиҗәсе булып, балалар тарафыннан, тыелган экологик билгеләр ясау торды. Балалар барлык чараларда да актив катнаштылар һәм үзара фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International