“Якты коңгыз” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең зурлар төркеме тәрбиячеләре балаларның куптөрле бүлмә үсемлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү, аларны танырга һәм дөрес итеп әйтергә өйрәтү, бүлмә үсемлекләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, төп үзенчәлекләре турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан әңгәмә үткәрделәр. Аның барышында балалар бу үсемлекләрнең ни өчен бүлмә үсемлекләре дип атаулары турында белделәр. Педагоглар балаларга усемлекнең тере организм, аларның безнең кайгыртуга моһтаҗ булуын, ел фасылына карап үзгәрүен дә аңларга булыштылар. Шул ук вакытта, һәр үсемлек үз тәрбиясен таләп итә. Аннары балалар бүлмә үсемлекләрен тәрбияләү турында алган белемнәрен практикада кулландылар, чөнки дөрес итеп караганда гына бүлмә үсемлекләре безне үз матурлыгы белән озак сөендерәчәк.