Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хезмәткәрләре! 1898 елның 28 нче апрелендә Мәскәү шәһәре полиция участогында беренче ашыгыч медицина ярдәме станциясе ачыла. Һәм менә инде күп еллар дәвамында безнең илдә 28 апрельдә "Ашыгыч ярдәм" көне билгеләп үтелә. Бүген сәламәтлек саклау системасының гади һәм бик мөһим өлеше белән бәйле булган һәркемгә мөрәҗәгать итәсе килә. Сезнең хезмәт - ул һәрвакыт зур җаваплылык һәм фидакарьлек сорый. Авыр минутта сез беренче булып янәшәдә буласыз һәм нәкъ менә сезнең белемегез, игътибарлыгыгыз кешеләрне коткаруда ярдәм итә. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләү – сәламәтлек саклау өлкәсендә иң катлаулы эшләрнең берсе һәм монда үз эшенә чиксез бирелгән һөнәр ияләре гынә эшли ала. Намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, һөнәрегезгә тугры булуыгызны телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, иминлек телибез! Бәйрәм белән!