Санитар-экологик икеайлык

2020 елның 28 апреле, сишәмбе
Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында экологик тәрбия чаралары оештырылды. Ай башыннан бирле «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы игълан ителде: укучылар канатлы дусларыбыз өчен төрле материаллардан оя ясадылар. Кар эреп беткәннән соң, балалар мәйданчыкны чүп-чардан чистарттылар, агачлар һәм куакларны корыган ботаклардан арындырдылар. Сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар өйләрендә булган кулланылган батарейларны җыюны да дәвам итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International