# “ЭКОЯЗ 2020" республика акциясе кысаларында экологик тәрбия формасы буларак иҗат

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе
Табигать балалар өчен бик бай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр чыганагы булып тора, шуңа күрә эшнең төп максаты булып укучыларның иҗаты ярдәмендә әхлакый, дөньяви карашлы, иҗади яктан камил фикер йөртә торган кечкенә кешенең барлыкка килүенә ярдәм итү тора. Экологик тәрбия бирү һәм өйрәтү бурычларының берсе- балаларны көнкүрештә булган әйберләрне күрергә, дөрес бәяләргә һәм аларны табигый матурлыклар белән бәйләргә өйрәтү. Ягъни укучыларда табигатькә мәхәббәтне иҗат аша төрле яклап тәрбияләү. # “ЭКОЯЗ 2020” республика акциясе кысаларында дистанцион белем бирү шартларында 2 нче мәктәпнең 1-6 сыйныф укучылары (300 дән артык укучы) рәсем сәнгате аша табигатькә карата үз карашларын белдерделәр. Балалар рәсемнәрендә төрле бөҗәкләрне, чәчәкләрне, туган як табигатенең төрле мизгелләрен күрергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International