Роспотребнадзор хәбәр итә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе
Татарстанга читтән килдеңме? — Үзең турында хәбәр ит! ТР Министрлар Кабинеты "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында" 19.03.2020 ел, № 208 карарына үзгәрешләр кертте. 23 апрельдән РФ субъектлары территорияләреннән килгән яки кайткан, шулай ук алар белән бергә яшәүче кешеләр 14 календарь көн эчендә өйдә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Әгәр сез Татарстанга кайткансыз яки эш сменасына килгәнсез икән, 8 (85558) 7-22-09; 7-20-89 телефоннарына шалтыратып, безгә хәбәр итегез; Хөрмәтле эш бирүчеләр, әгәр сезнең эшчәнлегегездә республикага читтән килгән кешеләр катнашса, сез бу хакта 8 (85558) 7-22-09; 7-20-89 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә тиешсез; Үзегез һәм янәшәдәгеләр турында, шулай ук эш процессында контактта булучы кешеләр турында кайгыртыгыз! Сезнең хәбәрегез авыруларны иртә ачыклау һәм Зәй шәһәре халкы арасында COVID-19 авыруы таралуын кисәтү өчен кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International