Ураза 30 көн дәвам итәчәк, 24 майда – Ураза бәйрәме. Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, мәчетләрдә күмәк тәравих намазлары булмаячак, аларны өйдә укырга тәкъдим ителә. Шулай ук күмәк ифтар мәҗлесләре дә үткәрелмәячәк. «Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, дини чаралар үткәрү, мәчетләрдә күмәк намазлар уку туктатылды. Мәчетләр һәм дини оешмалар, әлбәттә, үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр, кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү һәм дини йолаларны үткәрү өчен имамнар кизү тора. Ләкин коронавирус таралуга юл куймас өчен, барлык намазларны, шул исәптән тәравихны да өй шартларында гына укырга кирәк. Бу дини кануннарга каршы килми», - диде Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр советы карары белән үз-үзеңне изоляцияләү чорында күп санлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды, бу Рамазан аенда күмәк ифтарлар уздыруга да кагыла. Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган фитр-сәдаканың күләме быел бер кешегә 100 сумнан 600 сумга кадәр тәшкил итә. Сәламәтлек буенча ураза тота алмаучыларга һәр көн өчен 200 сум күләмендә фидия-сәдака түләү каралган.