Дистанцион режимда табигатьне саклау акциясе узды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә "Кызыл калфак" балалар бакчасы дистанцион режимда "Табигатькә бары бергәлектә ярдәм итәргә кирәк" акциясе үткәрде. Аның максаты балаларда табигатькә мәхәббәт, әйләнә тирәгә сакчыл караш тәрбияләү иде. Табигатьне сакларга, якларга кирәк. Ләкин бу әти-әниләр, балалардан башка мөмкин түгел! Зурлар балалар белән бергә үсемлекләргә су сиптеләр, йорт хайваннарын, кошларны ашаттылар, алар белән уйнадылар. Бары гаиләгә белән бергәлектә генә балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү максатына ирешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International