Балалы гаиләләр дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын алачак

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 7 апрелендә Россия Федерациясе Президенты «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»Указга кул куйды. РФ Президенты Указы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм ана (гаилә) капиталы алу хокукына ия булган затларга өч яшькә кадәрге һәр балага айлык түләүләр түләнә. Гражданнар күрсәтелгән түләү өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Хәзерге вакытта «Иминләштерелгән затның шәхси кабинеты» кысаларында әлеге түләүне электрон рәвештә алу өчен РПФ сайтында Шәхси кабинет аша гариза бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. www.pfrf.ru). Күрсәтелгән түләүне алу өчен гариза бирү мөмкинлеге Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган исәпкә алу язмасына ия булган барлык гражданнарга да ачык. Шулай ук РПФның территориаль идарәсендә язма рәвештә гариза бирү мөмкинлеге дә бар. Гариза бирү өчен, шәхесне таныклаучы документ (РФ гражданины паспорты), балаларның туу турында таныклык һәм күрсәтелгән түләүне күчерү өчен кредит оешмасында шәхси счетка ия булырга тиеш һәм алдан 2-80-17 яки 3-08-23 телефоннары аша кабул итүгә язылырга кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International