Зәйдә яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау буенча штабның чираттагы утырышы узды

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов районда яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде. Бүгенге көндә районда ачыкланган авыру очраклары юк. 53 кеше медицина күзәтүе астында. Районның барлык предприятиеләрендә, оешмаларында, сәүдә нокталарында санитар һәм профилактик таләпләрнең үтәлеше күзәтелә, хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган. 23 апрельдән предприятиеләргә, кабул ителгән өстәмә профилактик чараларны тикшерү максатыннан, җаваплы вазыйфаи затлар катнашында рейдлар үткәрү планлаштырылган. Районның белем бирү учреждениеләре онлайн-укыту режимында эшләүне дәвам итәләр. Азык-төлек кибетләрендә беренче чиратта кирәкле товарларның тулы исемлеге бар, бәяләр мониторингы алып барыла. Район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнарының төп игътибар үзәгендә, тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда, үз-үзеңне изоляцияләү режимының һәм гражданнарның хәрәкәт итү тәртибенең үтәлешен контрольдә тоту. Зәйлеләрне дисциплинаны киметмәскә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм чикләүләр чараларын катгый үтәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International