Экология безнең йортта

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен әйләнә-тирә дөньяның экологик яктан чиста булуы кирәк. Табигатьне саклау өчен, димәк, үз шәһәреңдәге экологик хәлне яхшырту өчен бик күп нәрсә эшләргә була. 6 нчы мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучысы Айдар Нәфыйковта «ЭКО яз-2020» акциясендә катнаша һәм ата-аналарына бакчада үсә торган агачларны, чәчәкләрне карарга ярдәм итә, көзен һәм язын туфракны коры үләннән һәм ботаклардан чистарта, ә кышын һәм язын әтисе белән җимлекләр һәм сыерчык оялары ясый, чөнки нәкъ менә алар уңышны корткычлардан саклый. Әгәр без табигатькә ярдәм итсәк, ул да безгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International