«Кешеләр, суны саклагыз» акциясе

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Элеге акциянең максаты - балаларда экологик аң элементларын формалаштыру, дөньяга экологик караш һәм экологик культура, әйләнә-тирәдәге дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. Балаларга һәм аларның ата-аналарына «Кешеләр өчен су», «Су нигә кирәк?" дигән темага карау өчен презентация тәкъдим ителде. Алар суның үзлекләре һәм аның әйләнеше белән таныштылар, җирдә суның күп булуын, әмма эчәргә яраклы суны сакларга кирәклеген белделәр, суның – тормыш чыганагы икәнлеген, ә иң мөһиме әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәр кемнең җаваплы булуын аңладылар. Акция балаларга да, өлкәннәргәдә кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International