“Бүлмә гөлләрен ничек карарга?”

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

“Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе В.А. Чернова хезмәт эшчәнлеге кысаларында, балаларга “Бүлмә гөлләрен ничек карарга?” дигән әңгәмә узгарды. Бүлмә үсемлекләрен дөрес карарга өйрәнү барышында, балалар аның өчен җир, һава һәм су кирәклеген белделәр. Шулай ук лейканы дөрес итеп тотарга, үсемлекләргә дөрес итеп су сибәргә, эре яфракларны дымлы чүпрәк белән сөртергә дә өйрәнделәр. Эш барышында балалар бүлмә үсемлекләренең, яшелчәләрнең исемнәрен кабатладылар, белемнәрен ныгыттылар. Мондый эш барышында балаларда үсемлекләргә карата мәхәббәт тәрбияләнә, аларны карарга теләк уяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International