Зәй муниципаль районының агросәнәгать комплексы буенча мәгълүмат

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм ветеринария бүлеге башлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты. Сәфәрдә катнашучылар районның барлык сөт-товар фермаларында һәм комплексларында булдылар. Бүлекчәләрдә булуның максаты - яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча чаралар оештыруны, барлык куркынычсызлык чараларын үтәүне, саклану чараларын һәм дезинфекция чараларын куллануны тикшерү иде. Сөт комплексларында һәм фермаларда технологик процесс белән мәшгуль техниканың барысыда (терлек азыгы өләшү, тирес чыгару, сөт тапшыру) дезинфекцияләнә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, район агрофирмаларында эш җитәрлек дәрәҗәдә оештырылган. Шулай ук  биредә барлык куркынычсызлык чараларын тәэмин итеп, аз белгечләр катнашында 1 квартал һәм агымдагы апрель ае эшенә анализ да ясалды. Терлекчелек өлкәсе белгечләре якын көннәрдә сөт саву һәм сату эше яхшырачак, дип ышандырдылар, чөнки эре мөгезле терлекләр рационындагы азык өстәлмәләре тагын да арттырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International