Син гармунда яки баянда уйнарга яратасыңмы? Үзең турында игълан биреп, үзеңне курсәтәсең киләме? Ничек башкарырга икәнен беләсеңме? Менә нәкъ сезнең өчен «Уйнагыз гармуннар!» яңа интернет проекты игьлан ителде. Бу проектта теләге булган hәр кеше катнашып үзенең талантын курсәтә ала. Проектта катнашу шартлары бик гади: 1. 21 - 30 нче апрельгә кадәр төрле характердагы ике әсәрне видеотасмага яздырып +79196842072 телефон номерына (ватсапка) җибәр. 2. Видеотасмага язылган әсәрләр 22-30 нче апрельгә кадәр Зәй шәһәре РДК (Вконтакте) төркеменә, һәм шулай ук @zainskrdk РДК инстограмга куела. 3. 2020 елның 1 нче маенда иң күп лайклар җыйган җиңүчеләр билгеләнәчәк. Өстәмә кагыйдәләр: 1.Видеоязмалар яхшы сыйфатлы АV,МР 4 форматында булырга тиеш. 2.Язманы мобиль телефон (смортфон) камерасы белән төшерү рөхсәт ителә. 3. Микрафон кулланырга мөмкин. 4. Яшь аермасы чикләнмәгән hәм проектта катнашу бушлай. 5. Видеотасмада башкаручының йөзе hэм ул уйнаган музыка коралы кyренергэ тиеш. 6. Проектта катнашучылар электрон диплом белән бүләкләнә. Талантыңны яшермә!