Җырларга яратасыңмы һәм сәхнә турында хыялланасыңмы? Ул чакта без сине «Өйдә җырлыйбыз» вокаль онлайн конкурсында катнашырга чакырабыз. Бәйге Зәй шәһәре һәм Зәй районы халкы өчен үткәрелә. Конкурста катнашуның шартлары бик гади: 18 яше тулган кеше үз чыгышы белән видеоязма төшерә һәм 2020 елның 13 апреленнән 7 маена кадәр «Энергетик» Мәдәният сараеның шәхси хәбәрләренә https://vk.com/id475643797 (В Контакте) яки dkenergetik2011@mail.ru электрон адресына видеоязма җибәрә. Җибәрелә торган хәбәрдә катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше, катнаша торган номинациянең исеме, телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Конкурсның номинацияләре: «Җиңү җырлары», «Туган як һәм Татарстан турында җырлар», «Халык җырлары”. Конкурста җиңүче ВКонтакте һәм Instagram да урнаштырылган kultura_zainsk лайклар саны буенча билгеләнәчәк. Җиңүчене бүләкләү Шәһәр көнендә үткәреләчәк.