Район башлыгы үзәк хастаханәдә булды

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов коронавирусны профилактикалау буенча чараларларны контрольдә тоту максатында үзәк хастаханәне карады. Хәзерге вакытта районда коронавирус буенча оператив штаб эшли. Бүгенге көндә өзлексез хезмәт башкаручы предприятие хезмәткәрләренең ирекле хәрәкәте өчен бирелә торган белешмәләрнең төгәл исәбе алып барыла. Районда ГРЭС һәм технониколь предприятиеләре, өлешчә шикәр заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, элеватор эшли. Шәһәр һәм районны карау, төзекләндерү эшләре буенча УАД, Благострой, Теплосервис, "Зәй - Су каналы" ҖЧШ предприятиеләрендә даими эш алып барыла. Зәй район хастаханәсе штат режимында эшли. Аның стационар бүлегендә 100гә якын кеше хезмәт күрсәтә, йогышлы авырулар бүлегендә буш урыннар җитәрлек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда Зәй район хастаханәсенә капиталь ремонт ясауга җитәрлек чыгымнар тотылды, табиблар эше өчен яхшы шартлар тудырылды һәм кирәкле заманча җиһазлар сатып алу буенча күп эш башкарылды- дип ассызыклады район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов. Халыкның үз-үзен изоляцияләүе сәбәпле, соңгы 2 көн эчендә район үзәк хастаханәсенә килүче пациентлар саны күпкә кимегән. 2 апрельгә районда үз-үзеңне изоляцияләү режимында 31 кеше санала. Алар барысы да табиблар һәм Роспотребнадзор хезмәте контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International