Бер тапкыр һәм күп тапкыр кулланыла торган битлекләрдән файдалану турында

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Интернет челтәрендә тукыма материалларыннан ясалган күп тапкыр кулланыла торган битлекләр сату турында белдерүләр барлыкка килде. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән битлекләр медицина товары булып исәпләнми һәм аларны куллану буенча инструкция дә юк. Шуны һәрдаим истә тотарга кирәк, күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне яңадан эшкәрткәннән соң гына кулланырга мөмкин. Моның өчен өй шартларында битлекне сабын яки башка юу чарасы белән яхшылап юарга, аннары пар бирү функциясе булган кайнар утюг белән үтүкләргә кирәк. Медицина битлекләре – "барьер" тибындагы саклану чаралары булып тора. Битлек функциясе – ютәл вакытында барлыкка килә торган, һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган вируслар һәм башка респиратор авырулар булырга мөмкин булган дым тамчыларын тоткарлау өчен кулланыла. Бу бик мөһим: битлекләр профилактиканың башка ысулларын кулланганда гына (үз-ара аралашуны булдырмау, кулларны еш юу, предметларны дезинфекцияләү) нәтиҗәле. Барыннан да элек битлек авыру кешеләр өчен каралган. Аны кулланган очракта авыру кешедә булган вирус һавага азрак эләгә һәм моның белән бергә әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция куркынычы да кимергә момкин. Моннан тыш, авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүче һәм аларны караучы кешеләр дә битлек кияргә тиеш. Сәламәт кешеләр җәмәгать транспортында булган вакытта битлекне куллана ала, әмма мондый хәлләрдә битлекнең нәтиҗәлелеге тулысынча үзен акламаска да мөмкин. Иң мөһиме битлекне ике-өч сәгать узган саен алыштырырга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре кабат эшкәртелергә һәм кулланылырга тиеш түгел. Өй шартларында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген аерым пакетка салып ныклап ябарга һәм шуннан соң гына чүп чиләгенә ташларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International