Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан эшләр башкару, хәрәкәтләнү һәм йөк ташу тәртибенә карата Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатмалары
2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә. Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, бүгенге катлаулы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәр кешенең өстәлендә сыйфатлы ашамлыклар булсын өчен эшлиләр, бу ихтирамга лаек, дип, билгеләп үткән иде. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәләр, әмма коронавирус инфекциясен булдырмау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә тиеш булалар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга, хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. 2020 елның 31 мартында үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәтләнү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар кабул ителде. Эшкә чыгучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчедәнбелешмәалырга кирәк. Йөкләр, шул исәптән ашамлык продуктларын ташу өчен йөк җибәрүче өстәмә рәвештә билгеләнгән формадагыбелешмә бирергә тиеш. Бу белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле булмаган хәрәкәт итүгә рөхсәт бирми. Продуктлар һәм дарулар ташучы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы башкарачак. Экстрен медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать иткән очракта һәм кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда, шулай ук якындагы кибетләргә продуктлар алырга чыкканда, өйдә тора торган хайваннарны алып чыкканда, чүп-чар чыгарганда рөхсәт кәгазе алу таләп ителми. Судларга бару, балигъ булмаган балаларны мәгариф оешмасына илтү, медицина яисә ветеринария оешмасына бару, мәет җирләүдә катнашу өчен, паспорт алу яисә аны торгызу буенча бару өчен рөхсәт алырга кирәк. Моннан тыш, дачага, почтага һәм кредит оешмаларына бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Шулай ук авыру туганнарыңа дарулар, продуктлар һәм беренче кирәк-ярак әйберләре китерү яисә аларга ярдәм итү максатында бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Мөһим деталь бар: машинада күмәкләшеп барган очракта, барлык пассажирларның да һәм машина йөртүченең дә рөхсәт кәгазе булу таләп ителә. Рөхсәт алу өчен граждан 2590 номерына түбәндәге текст белән түләүсез SMS-хәбәр җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Исем Ат.исеме#паспортыгызның сериясе һәм номеры #фактта яшәү урыны адресы (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9). Җавап итеп ул уникаль теркәлү коды белән SMS-хәбәр ала. Аннары 2590 номерына «ЦЕЛЬ» тексты белән кабат SMS-хәбәр җибәрергә һәм анда хәрәкәтләнү максатын күрсәтергә кирәк. Әгәр граждан уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса һәм анда аның хәрәкәтләнү чоры күрсәтелгән булса, хәрәкәтләнүгә рөхсәт бирелгән дип санала. Россия Федерациясе Федерация Советы 31 мартта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына төзәтмәләр кабул итте. Коронавирус белән йогышланмаган гражданга инфекция йоктыру куркынычы булган шартларда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф карала. Вазыйфаи затлар өчен штрафлар суммасы – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яисә эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору карала. Билгеләнгән режимны бозу кеше сәламәтлегенә зыян яисә аның үлеменә китергән, әмма җинаять билгеләре булмаган очракта, гражданнарга – 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф салына.
Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз