1 апрельдән гражданнарның күчеп йөрүен контрольдә тоту көчәйде

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

31 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куелды, ул үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр һәм белешмәләр алу тәртибен гамәлгә кертә. Эшкә җибәрелгән затларга белешмә таләп ителә, аны эш бирүче хезмәткәрләренә бирә. Белешмә Татарстан территориясе буенча хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне тормышка ашырачак. Башка очракларда, күчеп йөрүгә махсус рөхсәт алу өчен, гражданин 2590 номерына түбәндәге мәгълүматны күрсәтеп түләүсез SMS-хәбәр җибәрә: (теркәлү#исеме, фамилиясе, әтисенең исеме#серия һәм паспорт номеры#факттагы яшәү урыны адресы#риза(а)- персональ мәгълүматларны эшкәртүгә). Теркәлү#Иванов Иван Иванович 9 92199632506#Казан Нигматуллина 5 фатир 9#шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза. Җавап итеп уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр ала. Аннары кабат 2590 номерына хәрәкәтнең максатын күрсәтеп язып җибәрергә кирәк. Бу юл белән, судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләүләрдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданин, үз гамәленең вакыты күрсәтелгән уникаль кодлы җавап SMS-хәбәр алган очракта, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала. Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда, шулай ук азык-төлек сатып алганда, йорт хайваннарын урамда  якын арага  йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алу каралмаган. Шунысы мөһим: машинада күмәк йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга рөхсәт кирәк була. Уяу булыйк. Бу кагыйдәләрне бозган өчен  төрле күләмдә штрафлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International