Агросәнәгать комплексы оешмаларын язгы кыр эшләренә үз вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы вәкилләре - «Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» коммерциячел булмаган оешмасы идарәсе рәисе Р.Р. Шәймәрданов, район башлыгы Р. Г. Кәримов, Агросила группалары, Гостехнадзор, Россельхозүзәк вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында конкурс узды. Район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендәге комиссия «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй», «Нива», «Союз-Агро» агрофирмалары бүлекчәләрен йөреп чыкты. Чара барышында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауның сыйфатын, агрофирмаларның эш планы буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Барлык тракторлар да тигез мәйданда бер рәткә тезелде. Комиссия оешмаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге дәрәҗәсен билгеләгәндә, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге торышын бәяләү күрсәткечләренә таяна. Техниканың әзерлеге түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пункты эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм хезмәтне саклау буенча документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге. Биредә шулай ук механизаторларга хезмәт хакын бәяләү тәртибен аңлаттылар, язгы кыр эшләренә мәшгуль хезмәткәрләрне кызыксындыру чаралары турындагы нигезләмәне җиткерделәр. 2020 елгы язгы кыр эшләренә төрле маркадагы 315 трактор, 150 чәчкеч агрегаты, 36 чөгендер чәчкеч, 15 чәчү комплексы, 159 тырмалау агрегаты әзерләнде. Әзерлек-100 %, орлык белән тәэмин ителеш – 100% тәшкил итә. Шулай ук язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен безнең районга 1 гектарга 20 кг исәбеннән сөрүгә һәм өстәмә 1 гектарга 20 кг исәбеннән шикәр чөгендере чәчү өчен, 1820 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән.