Социаль ярдәм чараларын 2020 нче елның 1 октябренә кадәр (6 айга) озайту турында

2020 елның 30 марты, дүшәмбе
Хөрмәтле райондашлар! Социаль яклау бүлеге һәм Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 5 апреленә кадәр туктатылды. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатында 2020 елның 1 октябренә (6 айга) социаль ярдәм чараларын: транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү, хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чараларын, 16 яшькә кадәрге балаларга пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация; даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү; хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге һәм онкология авыруларыннан интегүче затларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү; беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле айлык түләүләр; торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләрне автоматик рәвештә озайту турында Карар кабул ителде. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша (http://uslugi.tatarstan.ru) күп балалы гаиләләр өчен каралган социаль ярдәм чараларын; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие; инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар; торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр; 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие; инвалидларга торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар; балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү; юл йөрү өчен айлык акчалата түләүгә гариза бирергә мөмкин. Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияне сез түбәндәге телефоннар буенча: 8(85558)7-10-46, 3-57-19, 7-09-76,; zai.20@tatar.ru, Usz.Zainsk@tatar.ru электрон почта адреслары аша ала аласыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International