Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы хезмәтчәннәре көзге культураларны тукландыруны төгәлләде
2020 елның 30 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга керештеләр. «Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик, – диләр игенчеләр, – шуңа күрә, өйдә калалган кешегә чыгып йөрмәскә киңәш итәбез, инфекция таралмасын өчен». «Тукландыруны иртәрәк башлау агрегатларга да, эшләүчеләргә дә эш йөкләнешен нәтиҗәле бүлешергә мөмкинлек бирә», – дигән иде Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Бүгенггә республика буенча көзге культуралар 210 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 86 мең га. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, ә күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда. Көзге культураларны тукландыруны Зәй, Сарман һәм Тәтеш районнары төгәлләде инде. Зеленодольск, Тукай һәм Минзәлә районнары – төгәлләү алдында. Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш алып барыла. Бу эшкә 13 район хуҗалыклары кереште. Бүгенгә ул эш 16 мең тонна башкарылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин. Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг-нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.
Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз