Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге,Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында, «2020 елның 25 мартындагы 218 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 27 мартындагы 223 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы ЗАГС органнары бары тик махсус шартлар булганда гына, туган, үлгән һәм никах теркәүне гамәлгә ашыралар, дип хәбәр итә. Зәй муниципаль районында гражданлык хәле актларын теркәү буенча барлык кирәкле мәгълүматны 7-20-68 телефоны аша алырга мөмкин булачак.