Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Александрович Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3 нче туры башланды. Спортчылар 10 км һәм 15 км ирекле стиль белән ярыштылар. Хатын-кызлар, яшүсмер кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын Муравьева Жанна (Яр Чаллы), 2 урын Лобастова Полина (Зәй), 3 урын Утяганова Анастасия (Зәй). Ир-егетләр, яшүсмерләр арасында 1 урын Тимашов Антон (Зәй), 2 урын Таипов Нияз (Саба), 3 урын Хохряков Николай (Яр Чаллы).