Зәйдә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Александрович Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча ТР Чемпионатының III туры ачылды
2020 елның 4 марты, чәршәмбе
4 март көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Александрович Бекасов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының III туры ачылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 17 районыннан 100дән артык спортчы катнаша. Программада-ирекле стиль белән 10 км һәм 15 км.га, эстафета: хатын-кызлар арасында -5 км., ә ир – атлар арасында -10 км.га оештырыла. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән спортчыларны район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Ачылыш тантанасында шулай ук ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Фәрдиев Илшат Шәех улы, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Галиев Эдуард Шәйхнур улы катнашты.