Зәйдә “Эш бирүче һәм аларның бурычлары” темасына семинар-киңәшмә узды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

2020 елның 4 мартында Зәй шәһәрендә предприятие-оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен “Эш бирүче һәм аларның бурычлары” темасына семинар-киңәшмә узды. Семинарда шәһәр-район предприятиеләреннән җитәкчеләр һәм кадрлар хезмәте белгечләре катнашты. Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад үсеше, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары М.И. Захарова кереш сүз белән чыкты. Зәй мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы О.В. Лаптева хезмәт базары торышы, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында нотык белән чыгыш ясады. Шулай ук семинарда “Эрудит-Сэлдом” өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе укытучысы Г.Г. Фәттахова “Һөнәри стандартлар-2020: законнарда үзгәрешләр”, “2020 елда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе", “Предприятиеләрдә хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту чаралары һәм торышы” турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International