3 март көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов җаваплы кешеләр катнашында Сәвәләй авыл җирлегенең социаль объектларын карап чыкты. Ул урта мәктәбтә, «Ромашка» балалар бакчасында, кибет, табиблык амбулаториясе, административ бина, китапханә, авыл клубларында булды һәм андагы эш барышы белән якыннан танышты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде, каралырга тиешле мәсьәләләр һәм аларны хәл итүнең перспектив юллары билгеләнде, шулай ук авыл җирлеге гражданнарының үзара салымга кагылышлы мәсьәләләре каралды. И.Ф.Хафизов җаваплы хезмәткәрләргә тиешле күрсәтмәләр бирде.