Волонтерлар тыл ветеранына ярдәм иттеләр

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Зәйнең “Кайгырту” ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Бу юлы балалар шәһәрнең тыл ветераны Миңнурый Әхмәтова янында булдылар. Ветеран волонтерларны ачык йөз белән каршы алды, алар  белән очрашуга бик шат булды. Йорттагы кайбер эшләрне башкарганнан соң, активистлар  Миңнурый әби хатирәләрен тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International