2020 нче елның 26 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы турында ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гыйзатуллина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.