Зәй яшьләре Гран-при алып кайтты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе
23 февральдә яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Әлмәттә узган “Санки – Ушанки” креатив чаналар фестивалендә катнаштылар һәм җиңү яулап кайттылар. Нефтьчеләр башкаласында кышын уза торган әлеге чарада зәйлеләр инде икенче тапкыр катнаша. Быел алар “Сокландырырлык” номинациясендә җиңде һәм 5000 сум акчалата бүләк алды. Фестивальдә безнекеләр чана – пирамида күрсәтеп, 17 команда арасында беренчелекне алды һәм 15000 сум акчалата приз – Гран-при отты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International