23 февральдә Базарлы Матакта каратэ буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Анда республиканың 11 шәһәреннән 200дән артык спортчы катнашты. Зәй данын Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Үз авырлыкларында Элина Хөснетдинова, Эльвина Агапова, Мәдинә Төхвәтуллина, Динар Мәүләветдинов, Иван Баринов, Рамил Сөләйманов, Георгий Скопинцев җиңүче булды. Виталий Бочкарев, Герман Бочкарев, Дмитрий Лаврентьев, Владислав Семенов, Валерий Селиверстов - II, Даниил Павлов, Артем Баринов, Егор Пылаев III урын алды. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда призлы өченче урында.
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.