Бөтенроссия чаңгы узышында Татарстан командасы - җиңүче

2020 елның 25 феврале, сишәмбе
19-23 февральдә “Ялта-Зәй” үзәгендә СССРның атказанган спорт остасы Федор Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Аңа Россиянең 19 регионыннан спортчылар килде. Ярышлар өч көн барып, ул классик һәм ирекле, ирекле спринт ярышларын колачлады. Узышларның беренче көне үк Татарстан чаңгычыларына уңыш китерде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Свердловский белән Чиләбе командалары бүлеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International