Зәйдә «Актив кешеләр» проекты старт алды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Зәй-2 яшьләр үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Актив кешеләр» проекты старт алды. Проектның максаты - өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшьләр арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу. 18 февраль көнне «Өченче буын»га битараф булмаган кешеләр белән танышу кичәсе булды. Үзәк эшчәнлеге һәм проект белгечләре белән танышканда, кунаклар үзләренең теләкләре һәм хоббилары турында сөйләделәр. 20 февральдә инде сәламәтләндерү физкультурасы буенча беренче дәрес узды. Проектта катнашучыларның барысы да сулышны һәм пульсны тикшерү ысулларын үзләштерделәр, мускул, скелет системасына күнегүләр ясадылар, үзләренә күп энергия һәм яхшы кәеф алдылар. Чара да барлык теләүчеләр дә катнаша ала, ул һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе сәгать 10.00 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International