Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
"Якшәмбе көнне- ветеран белән"
2020 елның 23 феврале, якшәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасында өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгыртуга юнәлдерелгән "Якшәмбе көнне –ветеран белән" социаль проекты эшли. Әлеге проект кысаларында Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар отрядлары белән берлектә, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Түбән Биш урта мәктәбе волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераны Ермолаев Л.Я. янында булдылар, йорт тирәсен кардан чистарттылар. Ветеран балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Шыкмай авылының тыл хезмәтчәне Низамова Гәнҗия әбигә дә социаль хезмәткәр һәм укучылар ярдәмгә килде. Алар өй җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Бу көнне балалар Куш Елга авылында тыл хезмәтчәннәре Закирова Кәримә һәм Садыкова Гөлфәния әбиләрдә дә булдылар. Алар инде өй мәшәкатьләрен үзләре башкара алмый, аларны социаль хезмәткәр карый. Өлкәннәр балаларның килүенә һәм мондый ярдәмгә бик шат. Балалар ишегалдындагы карны чистарттылар, сукмаклар салдылар. -Өлкәннәргә нинди дә булса ярдәм күрсәтә алуыбызга без бик шат. Бүген менә кар чистарттык, бу безнең өчен бер дә авыр түгел, ә өлкәннәр һәрвакыт та авыр физик эш эшли алмый бит, - дип сөйли укучылар. Балаларның ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, рухи көч бирә. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә мәрхәмәтлек һәм өлкән буынга карата рухи игътибар тәрбияләүгә ярдәм итә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз