Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Безнең тормышыбызда иң мөһим нәрсә - тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык, шуңа күрә Ватанны саклаучылар көненең бай һәм данлы тарихы бар. Илебезнең барлык буын вәкилләре өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек, хәрби дан һәм намуслылык символы булып тора. Безнең Бөек Ватан сугышының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбызга ихтирамыбыз чиксез, локаль конфликтлар ветераннарына, запастагы рядовой һәм офицерларга, бүгенге көндә ил сагында торучыларга рәхмәт сүзләре белдерәм. Сезнең тормыш - батырлык, каһарманлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Без хәрби хезмәткәрләргә һәрвакыт терәк һәм ышанычлы тыл булып торучы якыннарына һәм туганнарына аерым хөрмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм белән, кадерле Ватанны саклаучылар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һәрвакыт аяз күк йөзе телим!