Район башлыгы Икътисади совет утырышы үткәрде

2020 елның 22 феврале, шимбә

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә узган Икътисади совет утырышында «НК - Сервис» ҖЧҖнең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспективалы планнары турында сөйләштеләр. Төп доклад белән «НК - Сервис» ҖЧҖ директоры Йосыпов Илнур Минҗан улы чыгыш ясады. 2012 елның декабрендә төзелгән «НК-сервис Зәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1-4 класслы куркыныч калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру буенча эшчәнлек төрен башкаруга лицензиясе бар. Оешманың планнарында - халыкка уңайлы шартлар тудыру өчен күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту тора. Район башлыгы Р.Г. Кәримов утырышка йомгак ясады һәм авыл торак пунктларыннан калдыкларны җыюга кагылышлы мәсьәлә буенча үз киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International