Урсай авылында яшәүче юбилярны котладылар

2020 елның 21 феврале, җомга
Бүген Урсай авылында үзенең 95 яшьлек юбилеен Фролова Мария Сергеевна билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, Урсай авыл җирлеге башлыгы Н.А. Гатина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады. Мария Сергеевна Урсай авылында туа, мәктәптә дүрт сыйныфны тәмамлый. Колхозда сыер савучы булып эшли. Үз вазыйфаларына һәрвакыт намус белән һәм җаваплы карый. Беренче класслы сыер савучы таныклыгына ия була. Эштә аны хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр. Тырыш хезмәте өчен рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Мария Сергеевна оныгы белән яши. Шулай ук аны оныкчыгы Мария һәм оныгы Родион да сөендерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International