17-22 февральдә Зәй муниципаль районында "Яшел ут-2020" Республика конкурсының муниципаль этабы уза. Конкурсның төп бурычлары:балаларны мәктәпкәчә оешмаларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең инновацион формаларын һәм методларын кертү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре эшен стимуллаштыру, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча эшләнмәләрне, укыту-методик әсбапларны камилләштерү, балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәкъдимнәр кертү. Конкурс 3 этаптан тора: балалар белән педагогик чара, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан һәм педагог портфолиосы. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы педагогның конкурс материаллары «Яшел ут -2020»конкурсының республика этабына җибәреләчәк.